Федераль аграр ведомствода Нәселле терлекчелек өлкәсендә кагыйдәләр проектлары: «Россия Федерациясе ипподромнарында нәселле юртак атларны тикшерү һәм бәяләү методикасы» һәм «Россия Федерациясе ипподромнарында нәселле менге атларны тикшерү һәм бәяләү методикасы» эшләнде. Нормативлар Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты белән берлектә Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты белгечләре тарафыннан язылган.
Әлеге эшнең төп максаты - Россия Федерациясендә үзебезнең ат заводын һәм ипподром эшен үстерү, шулай ук нәселле ат үрчетү өлкәсен норматив җайга салуны камилләштерү.
Әлеге кагыйдәләр сынаулар уздырыла торган юлларга карата таләпләрне, атларны сынауларда катнашуга кертү шартларын, атлар чыгышларының нормаларын, дистанцияләрне, сынаулар төрләрен һәм заездлар һәм чабышлар классификациясен, атларны сынауларда катнашуга язу һәм сынауларга кертү тәртибен, җиһазларга һәм катнашучыларны экипировкалауга карата таләпләрне, шулай ук сынаулар уздыру кагыйдәләрен регламентлаштыра.
Кагыйдәләр проектлары Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Бердәм порталында җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарылды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.