Агымдагы елның 2 маенда 13.00 сәгатьтә "Казань" халыкара ат спорт комлексында чабышкы һәм йөгерек атлар ярышларының җәйге сезонын ачу тантанасы була.
Казан ипподромында Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан, Самара, Сургут, Төмән шәһәрләреннән, Саратов һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Пермь краеннан 2, 3, 4 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге иң яхшы атлар ярышка чыгачак.
Булачак ат спорты ярышларының приз фонды җиде әйләнештә һәм алты чабышта уйнатылачак, төп призлар - «Язгы (Чабыш сезонын ачу)», «Майский», «Хезмәт көненә багышлап» һәм «Казан дебюты» - болар җиңүчеләргә традиция буенча берничәдистә еллар дәвамында бирелеп килә.
Ат спорты ярышлары 13.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.