Татарстанда чәчү 566,2 мең га мәйданда башкарылган

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча язгы чәчү республиканың барлык районнарында алып барыла. Чәчү 566,2 мең га мәйданда башкарылган, ул барлык мәйданның 33%ын тәшкил итә.

Бодай - 103,7 мең га, арпа  260,2 мең га, бөртеклеләр 431,8 мең га. чәчелгән.

Иң күб эш Буа (35,0 мең га), Азнакай (28,8 мең га), Сарман (27,0 мең га) һәм Чүпрәле (26,2 мең га) муниципаль районнарында башкарылган.

Республиканың 12 районында шикәр чөгендере чәчелә. Бүгенге көндә Сарман муниципаль районы алда бара, анда 4,1 га мәйдан чәчелгән инде.Нурлатта 2,7 мең га, Буа һәм Зәй муниципаль районнарында 2,3 меңәр га чәчелгән. Республика буенча барлыгы 18,7 мең га шикәр чөгендере чәчелгән.

Көзге культураларны тормалау 88%ка башкарылган, Татарстан аграрчылары күпьеллык үсемлекләрне тормалауны төгәлләп (97%) киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International