2 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Алексеевск һәм Спас муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы кырлары өстеннән очып узды. Аның белән бергәТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин йөрде.
Территорияләрне карап чыкканнан соң Премьер-министр район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлекләр башлыклары белән киңәшмә уздырды.
Алексевск муниципаль районы баәлыгы Владимир Козонков, районда 90 мең га мәйдан чәчелгән, шулардан бөртекле культуралар 50%. Аларның 25%ы көзге культуралар һәм 20 мең гектарга якыны - язгы. Аның сүзләре буенча, район көн саен 3 мең га җир чәчә ала һәм язгы чәчүне атна эчендә тәмамларга планлаштырыла.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Алексеевск районы бүгенге көнгә үз мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланмый: бу – республика АПКсы өчен әһәмиятле һәм эре субъект, әмма әлегә бөтен куәтенә эшләми, диде. Әлбәттә, барысына да объектив һәм субъектив сәбәпләр бар, рейтингны да төрлечә кабул итәргә мөмкин. Әмма 29нчы урын – бу сезнең район урыны түгел. Билегеле ки, соңгы ике елда инвесторларның финанс хәле аркасында сезнең хәлегез дә җиңелдән булмады, бу исә терлек санында да, шулай ук хуҗалыкның башка тармакларында да чагылмый калмады. Бүгенге көнгә терлекчелек хәле яхшыруга бара, хайваннар саны да арткан, шул исәптән сыерлар саны да 700гә арткан. Сөт җитештерү 18%ка арткан, диде ул.
Илдар Халиков, Алексеевск районы бу хәлдән чыга ала, дип билгеләп китте:
- районның уңай шартлары күп, территориясе буенча да, эре инвесторларының саны буенча да, 29 нчы урыннан уннарча баскычка өскә дә күтәрелә ала. Беренче кварталда әзрәк үзгәрешләр сизелә дә башлады. Районның мөмкинлеге бар. Чәчүне 7 көн эчендә тәмамларга дигән бурыч куелган, моның өчен әйбәт старт алынган.
Республика Премьер-министры сүзләренчә, авыл хуҗалыгының югары технологиялелеген арттырырга кирәк, шул исәптән гаилә фермалары буенча да. Район гаилә фермалары эшендә башта әйдәп баручылардан иде, ә хәзер үз эшен туктатты.
Очрашу барышында социаль әһәмиятле проблемаларга да кагылдылар. Район кешеләрен юлларга авыр техниканы чыгарган өчен шрафларның зур булуы да, төзелә торган авыл хуҗалыгы объектларына электр энергиясен тоташтыру да, шулай ук гаилә фермаларына керә торган юлларның булмавы да борчый.
Спас муниципаль районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Район башлыгы Камил Нугаев язгы кыр эшләренең барышы һәм тулаем районда авыл хуҗалыгының торышы турында сөйләде. Чәчүне 9-10 майга тәмамларга планлаштыралар. Аның сүзләре буенча, районның авыл хуҗалыгы торышына дәүләт ярдәме, авылны үстерүгә юнәлдерелгән республика һәм федераль программаларда катнашу уңай тәэсир итә.
Быел Спас муниципаль районында көзге культуралар уңышлы кышлаган, алар 20 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Бүгенге көндә һәркөнне 3,5 мең га җир чәчелә, барысы 40 мең гектарга якын җир чәчәргә кирәк. Техника әзерлеге дә начар түгел, орлык һәм ягулык-майлау материаллары җитәрлек.
-Һичшиксез, авыл хуҗалыгының барлык тармакларына игътибар итәргә кирәк, - диде Илдар Халиков, - әмма Спас игенчеләренә басымны үсемлекчелекне нәтиҗәле үстерүгә басым ясарга кирәк, чөнки бу яктан сезнең җирләрнең мөмкинлеге зур.