Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстанның ике районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2014 елның 4 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарында язгыкыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Илдар Халиков язгы чәчү эшләре бара торган кырларны карап чыкты, шулай ук ике районда да авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

Кама Тамагы районының агросәнәгать активы белән очрашу Олы Шәмәк авылы янындагы «Содружество» хуҗалыгы кырында узды. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе «Ак Барс Агро» холдингы структурасына керә һәм районда иң зурлардан санала. Аның гомуми мәйданы 19 мең га.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гарәфиев кыр эшләренең барышы һәм максатчан программаларның үтәлеше турында сөйләде.

Марат Әхмәтов үз чыгышында терлекчелектәге кайбер кимчелекләрне күрсәтеп китте һәм шул ук вакытта соңгы вакытта яхшыга таба үзгәреш булуын да әйтеп узды.

Премьер-министр көнгә 7-8 % мәйданны чәчү бурычын куя. Ул, социаль программаларны үтәү буенча Кама Тамагы районы яхшы исәптә, диде.

Тәтеш районы буенча барлык чәчү мәйданы 83 мең га тәшкил итә. Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм идарәсе башлыгы Евгений Курков әйтүенчә, мәйданның 65 %ында бөртекле культуралар булачак. Шикәр чөгендеренә - 4,4 процент, рапска - 5,8 процент, азык культураларына 24,3 процент туры килә.

Бүгенге көнгә Тәтеш аграрчылары чәчү эшләренең яртысын төгәлләгәннәр. Аерым алганда, бөртекле язгы культураларны чәчү 42 процентка төгәлләнгән. Район башлыгы Валерий Чершинцев әйтүенчә, чәчүне 9 майга төгәлләргә планлаштырыла.

Марат Әхмәтов киңәшмә барышында, Тәтеш районы авыл хуҗалыгында үз көчләренә таянып эш итә, эре инвесторлары булмаса да, әйбәт кенә нәтиҗәләр бирә, диде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2013 елгы рейтингында 22нче урынны алып тора. Элегрәк ул 39нчы урында иде. Тәтеш районы кредитларны әз алу буенчаТатарстан Республикасы районнарының бишлегенә керә. Районның кредитлар буенча бурычы бүген 400 млн. сум, ел эчендә аның бурычы 90 млн. сумга кимегән. 
Марат Әхмәтов фикеренчә, киләчәктә шикәр чөгендере Тәтеш районының төп авыл хуҗалыгы культурасы булырга мөмкин. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, Буа шикәр заводын модернизацияләү тәмамланганнан соң шикәр чөгендерен игү аеруча актуал
ь булачак, аны эшкәртү күләмнәре шактый артачак. Марат Әхмәтов тәтешлеләрнең терлекчелектәге уңышларын да билгеләп китте. Тәтеш районы сөт җитештерүнең төшүен булдырмый калып, 2009 дәрәҗәсендә калган районнар арасында, диде ул. Тулаем республика буенча узган бишьеллыкдәрәҗәсенә кайту өчен сөт җитештерүне 170 мең тоннага арттырырга кирәк.

Илдар Халиков ассызыклап киткәнчә, бүгенге булган шартларда сөт җитештерүне арттыруга аеруча игътибар итәргә кирәк. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында булуга йомгак ясап, Илдар Халиков: “Без танышып чыккан районнарның нәтиҗәләре начар түгел. Һава шартлары да, эшнең әйбәт оештырылган булуы да язгы кыр эшләрен иң кыска срокларда төгәлләргә мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез”, - диде.

Марат Әхмәтов сүзләреннән күренгәнчә, тулаем республика буенча язгы кыр эшләре әйбәт оештырылган һәм яхшы темпларда бара, төньяк районнарның гына берничәсе калыша, алар һава шартларына бәйле чәчүгә соңрак керештеләр. Республикада ел саен чәчү мәйданы 5 процентка артып бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, чәчүне 7-10 көн эчендә төгәлләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International