Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Чистай һәм Яңа Чишмә районнарындагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм аларны бәяләде.
Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Чистай районы кырларын карап чыкканнан соң кунакларны район башлыгы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштырды.
Аннары Яңа Чишмә районының кырлары өстеннән очып уздылар һәм ул очыш Әҗи авылы янындагы кырда тәмамланды. Бу территориядә күпьеллык люцерна һәм көзге культуралар чәчелгән, ул «Сөт иле «Яңа Чишмә» агрофирмасы тарафыннан эшкәртелә.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Сергей Баранов журналистларга, быел һава шартларына бәйле язгы кыр эшләре 2 атнага соңрак башланды, диде. Бүгенге көнгә 38 процент мәйданда иртә өлгерә торган бөртекле культуралар чәчелде. Барысы 47 мең га мәйданда чәчелергә тиеш. Көн саен уртача 3 мең га җир чәчелә. 15 майга иртә өлгерә торган бөртекле культураларны чәчү тәмамланыр дип планлаштырыла. Көзге культураларга 17,7 мең га җир бүленгән иде, кышны бик әйбәт чыктылар. Район федераль һәм республика бюджетларыннан 25 млн. сум күләмендә субсидияләр алды.кырда республика җитәкчелеге районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Киңәшмә башында район башлыгы Вячеслав Козлов кунакларга язгы кыр эшләренең барышы, районның социаль һәм икътисадый хәлнең торышы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Яңа Чишмә районы оешкан төстә эшли, әмма монда башкарасы эшләр бик күп әле, дип билгеләп үтте. Сөрүлек мөмкин кадәр файдаланылмый. Шул ук вакытта районның кайбер күрсәткечләре яхшы нәтиҗәләр бирә, аерым алганда, бу терлекчелек тармагында.
«Үсеш бар, алга таба тагын да тырышырга гына кирәк”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы һәм районга техник модернизацияләү программасында активрак катнашырга кирәк, дип өстәде.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы министры белән бергә гаилә фермаларын киңәйтү, шул исәптән моны гамәлдәге программа аша башкару мәсьәләсе буенча фикерләште һәм аңа бумәсьәләне аерым карап хәл итәргә кушты. Ул шулай ук быелгы елның сайлауларга бәйле аеруча җаваплы ел булуын да билгеләп китте, шуңа күрә төп программаларны сентябрьгә кадәр үтәргә кирәк, диде ул.
Очрашуда катнашучыларга ул шәхси утарлар буенча эшләрне активлаштырырга, шулай ук мигрантлар һәм районның дини объектлары белән тагын да игътибарлырак эшләргә тәкъдим итте. Республика башлыгы үзләре дә эшли һәм шул ук вакытта авылдашлары өчен эш урыннары да булдыра торган хезмәт кешеләренең әһәмияткә һәм хөрмәткә лаек булуларын билгеләп үтте.
Җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алдылар.