Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнарында булып кайтты, анда ул кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Башта ул Буа районы кырларын очкычта күтәрелеп өстән күзәтеп чыкты, аннары Күшке авылында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Алдагы маршрут Чүпрәле районы иде. Район хакимияте башлыгы Александр Шадриков белән бергә Премьер-министр шулай ук очкычтан берничә торак пунктның кырларын күзәтеп чыкты. Аннары Кече Чынлы авылында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Кыскача әңгәмә барышында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән бергә җирле халыкның проблемалары турында да сөйләшү булды. Мәсәлән, район башлыгы су бирү системасын модернизацияләү зарурлыгы хакында әйтеп узды.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, зур мөмкинлекләр булуга да карамастан, район алардан тулысынча файдаланмый, диде. Чүпрәле районы территориясендә иң яхшы кара җир һәм хезмәт ресурслары да җитәрлек, бу исә бүгенгедән яхшырак күрсәткечләргә ирешүгә нигез бирә.
Журналистлар белән аралашканда Илдар Халиков, Буа һәм Чүпрәле районнарында язгы кыр эшләренең яртысы диярлек тәмамланган, дип билгеләп үтте. Ул монда әзерлекнең дә, шартларның да, техника һәм кешеләрне оештыруның да бик яхшы булуын күрде.
«Без алдагы ун көндә республиканың әлеге районнары территориясендә эшләр тәмамланыр дип ышанабыз. “Язгы көн ел туйдыра” дигән әйтемне истә тотып, башка районнар да оешканрак төстә эшләп, язгы кыр эшләрен озакка сузмыйча, тиз арада уңышлы тәмамласалар бик әйбәт булыр иде”, - диде Премьер. Ул шулай ук бүгенге көнгә авыл хуҗалыгының күп юнәлешләрендә финанс ярдәме проблемасының булуын да әйтеп китте, финаслауны киметү турында федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар авыл хуҗалыгына җитди зыян сала.
“Без бу проблема хакында Россия Федерациясе дәрәҗәсендә мөрәҗәгать иттек, хәлләр яхшы якка үзгәрер дип ышанабыз”, - диде Илдар Халиков. Ул шулай ук кайбер юнәлешләрдә бик уңышлы эшләүче, ә кайсыдыр өлкәдә болардан аерылып тора торган хуҗалыкларның булуы турында да әйтте. Нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларны анализлаудан күренгәнчә, уңышның хикмәте бары тик хезмәтне дөрес оештырудан гына тора. Шуңа күрә һәр хакимият башлыгының әйдәүче хуҗалыклар үрнәгендә башкалар өчен дә шундый ук шартлар тудыруы, аларны өйрәтүе бик мөһим.
«Күргәнебезчә, алга китеш бар. Бүген без булган ике районда да уңай нәтиҗәләр җитәрлек, шул исәптән табыш китерә торган ппредприятиеләр арта. Димәк, зирәк акыл белән эш иткәндә, авыл хуҗалыгы да Татарстан өчен табышлы бизнеска әверелергә мөмкин, без моңа ышанабыз”, - дигән нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.