Таможня берлегенең техник регламентлары

2014 елның 6 мае, сишәмбе

2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясеиминлеге турында” техник регламентлары гамәлгә керде, алар Евразия икътисадый Советы комиссиясе тарафыннан 2013 елның 9 октябрендәге № 67 һәм № 68 карарлары белән расланган иде.

Әлеге регламентларда Таможня берлегенең таможня территориясендә әйләнешкә кертелә һәм туклану максатларында кулланыла торган сөт һәм сөт продукциясе иминлегенә, шулай ук чалына торган терлек продуктларына һәи ит продукциясенәкарата куллану һәм үтәү мәҗбүри булган таләпләр һәм җитештерү, саклау, ташу, утильләштерү процессында аларга бәйле башка таләпләр, шулай ук Таможня берлегенең таможня территориясендә продукцияне ирекле әйләнештә йөртүне тәэмин итү өчен маркировкалауга һәм төргәкләүгә карата таләпләр билгеләнгән.

Әлеге регламентлар нигезендә терлек чималының эшкәртелмәгән азык-төлек продуктларын эшкәртү (кабат эшкәртү) эшчәнлеген башкаручы җитештерү объектлары дәүләт теркәвенә алынырга тиеш.

Шуңа бәйле рәвештә, ит терлекләрен чалуны гамәлгә ашыручы барлык предприятиеләр, сөт, йомырка, балык, башка төрле су хайваннары продуктларын җыю (барлау) эшчәнлеген гамәлгә ашыручы предприятиеләр рәсми рәвештә теркәлергә тиеш.

Терлек чалуга, чалынган терлек продуктларын һәм ит продукциясен җитештерү процессларына таләпләр белән русча тексттагы кушымтадан танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International