Татарстан Республикасында 3 майга чәчү 440 мең га мәйданда чәчелгән

2014 елның 3 мае, шимбә

Кырларда язгы кыр эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. 
Татарстан Республикасында 2014 елның 3 маена чәчү 40 мең га (25%) мәйданда чәчелгән.

Шикәр чөгендере Татарстан буенча барысы 19,2 мең га (39%) чәчелгән. 

Марат Әхмәтов шулай ук көзге культураларның торышы турында да сөйләде. Ул, көзге культураларның 90%ы яхшы сакланган,ягъни аларның торышы канәгатьләнерлек, дип билгеләп китте. Республика буенча барлыгы 588,5 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән көзге бодай – 271,5 мең га, көзге арыш – 301,6 мең га.

Республика районнарында 2014 елның 3 маена гектарга уртача 36,6 кг (районнар буенча гектарга 78 килограммнан 100-120 килограммга кадәр) минераль ашлама тупланган, Татарстан Республикасында язгы кыр эшләрен башкаруга 80 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы бирелгән, дип әйтте Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International