ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

«Без бергә тарафдарлары һәм иҗтимагый оешмалары Форумының икенче этабы кысаларында сишәмбе көнне, 29 апрельдә, «Гражданнар җәмгыяте – безнең киләчәк» дигән темага фикер алышу утырышы булды. Чарада катнашучылар әңгәмә алып бару рәвешендә агросәнәгать комплексы һәм авыл тормышы проблемалары буенча фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты урынбасары Илсур Сафиуллин һәм башкалар катнашты. Алар белән бергә иң четерекле мәсьәләләр хакындареспубликаның Әтнә, Саба, Балтач һәм башка районнары кешеләре дә фикерләштеләр.

Агымдагы елның 25-30 апрелендә Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә Россия Федерациясе спорт министрлыгы, Россия Хоккей федерациясе тарафыннан, “Россиянең “Уңыш” ирекле спорт җәмгыяте” белән берлектә, авыл спортчылары арасында шайбалы хоккей буенча Бөтенроссия ярышлары уздырылды.


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе терлекчелек эшчәнлеге буенча артта калган хуҗалыкларга ярдәм итү максатында фермаларга чыкты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2014 елның 18 апрелендәге 82/2-пр номерлы боерыгы нигезендә агымдагы елның 25 апреленнән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге комиссия агрофирмаларга практик ярдәм күрсәтү максаты белән Мөслим муниципаль районына чыгып китте.

Агымдагы елның 21 апреленнән республикада «2014 елгы язгы кыр эшләрен башкару чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү» айлыгы бара.

Агымдагы елның 24-27 апрелендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан XI “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында авылрайоннарының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында финал ярышлары үткәрелде.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча 28 апрельгә чәчү эшләре республиканың 34 районында бара һәм ул 153,4 мең га мәйданда башкарылган.

Ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә , аның төп максаты бөтендөньяҗәмәгатьчелегенең игътибарын җитди проблемаларга, шулай ук хезмәтне саклау культурасын булдыру һәм аны алга сөрү ничек итеп эш урынында ел саен үлем-китемне киметүгә китерергә мөмкин булуына юнәлтүдән гыйбарәт.

Агымдагы елның узган атнасында Мәскәү өлкәсе территориясендә Рузск муниципаль районында, Желобово авылы янындагы Ватулино аэродромы, Котыру авыруын профилактикалау айлыгы ачылды.


25
апрель, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә Татарстанның Бакчачылыр берлеге конференциясе узды.

Оператив күрсәткечләр буенча сабан чәчүе республиканың 32 районында алып барыла. Чәчү 85,6 мең га мәйданда башкарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International