Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативнымбелешмәләреннән күренгәнчә, сабан чәчүе 1649,0 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 95 % тәшкил итә.
Татарстанда ел башыннан авыл кибетләренә Татарстан кулланучылар берлегенең үз цехларындаҗитештерелгән 535 млн. сумлык продукция җибәрелде, бу узган телның шушы чорына карата 128 процент тәшкил итә.
1993 елның 12 декабрендәге Россия Федерациясе Конституциясенең 7 статьясы нигезендә Россия Федерациясе үзен социаль дәүләт дип игълан итте, аның сәясәте кешегә лаеклы тормыш һәм аның ирекле үсешен тәэмин итә торган шартлар булдыруга юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Конституциясенең 48 статьясы нигезендә, төп социаль гарантияләрдән тыш, һәркемгә квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү хокукының гарантияләнүен дә истә тотарга кирәк. Законда каралган очракларда юридик ярдәм түләүсез күрсәтелә.
Агымдагы елның 21-22 маенда “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Бөтендөнья сәүдә оешмасы (ВТО) һәм Таможня берлеге (ТС) кысаларында аграр секторның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру проблемалары” буенча Халыкара фәнни-гамәли конференция булачак. Бүгенге аграр сәясәтне булдыруның методологик алымнары турындагы нотык белән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Якушкин чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә, чәчү эшләре 90%ка үтәлгән. Бу хакта бүген Татарстан РеспубликасыХөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кыр эшләренең барышы белән танышу максатында Югары Ослан, Лаеш һәм Зеленодольск муниципаль районнарында булды.
Агымдагы елның 19 һәм 20 маенда крестьян (фермер) хуҗалыкларын үстерүгә грант һәм яшь фермерларның көнкүрмешенә бер мәртәбә ярдәм бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак.
Кичә, 15 майда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендәге комиссия республиканың 14 районыннан аеруча проблемалы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Агымдагы елның 15 маенда Актаныш муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында терлек азыгы җыю техникасын әзерлеге буенча башлангыч кабул итү уздырылды.
Иртәгә, 16 майда, Казанда “Казан ярминкәсе” ААҖ базасында «WorldSkillsRussia» һөнәри осталык буенча милли чемпионат ачыла.
Аны оештыручылар - WorldSkillsInternational халыкара оешмасы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.