Татарстанда ел башыннан авыл кибетләренә Татарстан кулланучылар берлегенең үз цехларындаҗитештерелгән 535 млн. сумлык продукция җибәрелде, бу узган телның шушы чорына карата 128 процент тәшкил итә.
Авыллар өчен 7039 тонна икмәк әйберләре җитештерелгән, узган елның шушы чорына карата 79 процент тәшкил итә, казылык әйберләре – 114 тонна (72 процент). Кондитер әйберләре 476 тонна җитештерелгән, ягъни 2013елга карата 75 процент тәшкил итә. Татарстанның ерак нокталарына 272 тонна (88 процент) макарон әйберләре, 70,5 декалитр (116 процент) алкогольсез эчемлекләр җибәрелгән.
Районның кулланучылар җәмгыятьләре цехларында 117 тонна (106 процент) балык эшкәртелгән, алардан әзерләнгән ризыклар да Татарстан Республикасы авыл җирлекләре халкына барып җиткән.
Татарстан кулланучылар берлегендә әйтелгәнчә, азык-төлек товарларының кайбер төрләрен җитештерү күләмнәренең кимүе сәүдә предприятиеләреннән аларга заявкаларның кимүенә бәйле, казылык һәм макарон әйберләре җитештерүчеләр әйтүеннән күренгәнчә, соңгы вакытта кайбер сәүдә предприятиеләре үз шартларын куялар.