Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кыр эшләренең барышы белән танышу максатында Югары Ослан, Лаеш һәм Зеленодольск муниципаль районнарында булды.
Югары Ослан кырлары өстеннән очып узганнан соң министр «АПК «Заволжье» ҖЧҖ басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.
Очрашуда шулай ук «КВ Агро» агрохолдингы хуҗасы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, «Татплодоовощпром» ЯАҖ генераль директоры Раил Зыятдинов катнашты.
Югары ослан муниципаль районының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре бүгенге көнгә бөртекле сабан культураларын чәчүне төгәлләгәннәр. Бүген «Восток Зернопродукт» ЯАҖ һәм «АПК «Заволжье» ҖЧҖ техник культуралардан кукуруз һәм көнбагыш чәчәләр. Район кырларында корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы сиптерү эшләре алып барыла.
Министр билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда районда файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү буенча шактый эш башкарылган. Шул вакыт эчендә 8000 мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләре әйләнешкә кайтарылган. Марат Әхмәтов шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен эшләрне эссе һава шартларын исәпкә алып башкарырга, дымны мөмкин кадәр күбрәк саклап калу өчен кырлардагы технологияне төгәл үтәргә өндәде.
Җыелган җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары министрга үзләрен борчыган сорауларны да бирделәр.