Агымдагы елның 15 маенда Актаныш муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында терлек азыгы җыю техникасын әзерлеге буенча башлангыч кабул итү уздырылды.
Техниканы карау барышында белгечләр тәҗрибә алмаштылар, уңай яклар билгеләнде, шулай ук җитешсезлекләрне бетерү һәм терлек азыгы җыю техникасын иң кыска срокларда әзерләп бетерү бурычлары куелды.
Гомумән район буенча терлек азыгы җыю техникасын әзерләү тиешле техник дәрәҗәдә бара, «Актаныш» АФ ҖЧҖ, «Ташкын» ҖЧҖ, «Наратлы» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ хуҗалыкларында әзерлек аеруча яхшы куелган.