Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативнымбелешмәләреннән күренгәнчә, сабан чәчүе 1649,0 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 95 % тәшкил итә.
Сабан чәчүен Азнакай, Апас, Буа, Чүпрәле, Нурлат муниципаль районнарында төгәлләделәр.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүне Аксубай, Бөгелмә, Зеленодольск, Ютазы муниципаль районнарында төгәлләп киләләр.
Татарстанда шикәр чөгендере 47,8 мең га мәйданда чәчелгән (97% тәшкил итә), рапс – 69,2 мең га, көнбагыш – 63,0 мең га, кукуруз 182,7 мең га мәйданда чәчелгән.