Иртәгә, 16 майда, Казанда “Казан ярминкәсе” ААҖ базасында «WorldSkillsRussia» һөнәри осталык буенча милли чемпионат ачыла.
Аны оештыручылар - WorldSkillsInternational халыкара оешмасы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.
Чемпионат 35 һөнәр буенча уздырыла, шул исәптән "Тракторчы-механизатор" һөнәре буенча да. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Тракторчы-механизатор" һөнәре буенча Россия Федерациясе милли чемпионатын әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы профильле министрлыклар составына кертелгән.
"Тракторчы-механизатор" һөнәре буенча чаралар уздыру һәм эш урыннарын җиһазлау өчен «Татагролизинг» ААҖ 8 бер. МТЗ-82.1 тракторын, «Фотон» мини-тракторын , 2 бер. ПЛН 3-35 сабанын, шулай ук башка җайланмалар һәм җиһазлар бирде.
Чараның максаты эшче һөнәрләренең абруен һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүдән, шулай ук, һөнәри компетенцияләргә карата милли һәм халыкара таләпләрне исәпкә алып, эшче һөнәрләре һәм һөнәри белгечлекләр буенчаквалификация стандартларын камилләштерүдән гыйбарәт.
«WorldSkillsRussia» һөнәри осталык буенча икенче милли чемпионат 20 майга кадәр барачак.