Марат Әхмәтов: Республикада чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә

2014 елның 17 мае, шимбә

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә, чәчү эшләре 90%ка үтәлгән. Бу хакта бүген Татарстан РеспубликасыХөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүгенге көнгә кукуруз, рапс, карабодай чәчеп бетерәсе һәм бәрәңге утыртасы калган.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республика территориясендә явым-төшемнең аз булуына аерым басым ясады. Шуңа күрә туфракта булган дымны ничек булса да саклап калырга кирәк, диде ул. Марат Әхмәтов җирне тырмаларга тәкъдим итте, тырмалау өчен кулланыла торган заманча авыл хуҗалыгы техникасы турында сөйләде. Терлек азыгына килгәндә исә, Марат Әхмәтов, бүген калган азык республика буенча уртача 1 башка 8 центнерга якын туры килә, хуҗалыкларны азык запасы белән тәэмин итәргә кирәк, диде. Бүген белгечләр явым-төшем булмаган очракка азык өчен судан үләне, тары чәчәргә тәкъдим итәләр, дип билгеләп үтте ул. Республикада кукуруз 140 мең га яки планнан 70% чәчелгән, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов, шул ук вакытта кайбер районнар калыша, планлаштырылганның өчтән берен генә чәчкән районнар бар әле. Марат Әхмәтов әйтүенчә, үсемлекләрне корткычлардан саклауга аерым игътибар итәргә кирәк (чәчүлекләрнең бер өлешенә корткычлар төшкән). Алда безне нинди һава торышы көтәсен әйтә алмыйбыз, шуңа күрә бар нәрсәгә әзер булырга кирәк, туфрактагы дымны саклап калу буенча кемнәр эш башкара, шулар отачак, дип, бүгенге хәлне аңлатып китте Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнеханов. Сугару өчен әзерләнгән кырларда бүгеннән үк эш башланырга тиеш, бигрәк тә яшелчәләр буенча, дип белдерде ул. Республика дым саклый торган технологияләрне актив кулланырга тиеш, бүгенге вәзгыятьтән чыгып эш итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Пресс-служба Президента РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International