Агымдагы елның 19 һәм 20 маенда крестьян (фермер) хуҗалыкларын үстерүгә грант һәм яшь фермерларның көнкүрмешенә бер мәртәбә ярдәм бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак.
Утырыш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак, адресы: Казан, Федосеевская ур., 36, 322 каб.
19 майда конкурс нигезендә сайлап алуга кертелгән крестьян (фермер) хуҗалыклары исемлекләре белән 19.05.2014 сылтама буенча танышырга мөмкин.
20 майда конкурс нигезендә сайлап алуга кертелгән крестьян (фермер) хуҗалыклары исемлекләре белән 20.05.2014 сылтама буенча танышырга мөмкин.
Конкурс комиссиясе әгъзалары өчен резюме рәвеше (үрнәге) белән (15 нөсхәдә тапшырырга кирәк) Форма (образец резюме) сылтамасы буенча танышыога мөмкин.