ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2014 ел
шимбә

Бүген “Казан” агросәнәгать паркында беренче хәләл продукция республика ярминкәсе ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты вәкилләре, “Хәләл” милли индустрия ассоциациясе вәкилләре, “Казан” агросәнәгать паркы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.


23
май, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, язгы чәчү 1706,5 мең га мәйданда башкарылган, ягъни 98 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә Ютазы һәм Баулы районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты. Министр белән Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, Баулы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев һәм башкалар йөрде. 


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда инвесторлар республика сөтенең 52 процентын җитештерә. Узган тәүлектә алар 1680,5 тонна сөт җыйганнар, бу узган елның шушы чорына караганда 155,3 тоннага күбрәк.

Республика хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү техникасын туплау дәвам итә. Бүгенгә 948 азык җыю комбайны, 1844 чапкыч, шулардан 283 үзйөрешле заманча чапкыч, 1525 тыгызлау җайланмасы һәм 1036 тырмалау-кабарту җайланмасы бар. Техника саны елдан-ел кими бара, азык әзерләү техникасы белән норматив буенча тәэмин ителеш 50-60 %тан артмый. 

Бүген, 22 майда, Казанда умартачылык буенча республика семинар-киңәшмәсе булды.

Төп нотык белән “Умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директоры Рәшит Сафиуллин чыгыш ясады. Ул “2011-2020 елларга Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү” төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында республика умартачылыгын үстерү перспективалары турында сөйләде.

21 майда Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында “Бөтендөнья сәүдәоешмасы һәм Таможня берлеге кысаларында аграр секторның конкуренциягә сәләтлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру проблемалары” буенча халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Конференциядә Россиянең, Беларусиянең, Украинаның, Казахстанның алдынгы фәнни үзәкләреннән 250дән артык галимнәр, мөгаллимнәр, аспирантлар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.


21
май, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә “Татарстан Республикасы муниципаль районнарында имин булмаган пунктларны туберкулездан савыктыру буенча ветеринария-санитария һәм оештыру-хуҗалык чараларының барышы турында” киңәшмә узды.

Кичә, 20 майда, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында2015 елда Татарстанда халыкара күргәзмә оештыру буенча эшче киңәшмә булды. Татарстан Республикасында беренче мәртәбә шул институт кырларында белгеч-практиклар һәм профессионаллар өчен “Идел буенда халыкара кыр көннәре” исемендәге махсуслаштырылган халыкара күргәзмә оештыру планлаштырыла, Германиядә DLG кыр көннәре исеме астында уздырыла торган күргәзмә кебегрәк булачак ул.


20
май, 2014 ел
сишәмбе

Узган ял көннәрендә Үзәк стадионда, футбол-җиңел атлетика манежында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте һәм дәүләт органнары аппараты хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышлары булды. Эстафетада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы өченче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International