Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән күренгәнчә, 15 майга республика буенча сабан чәчүе 1,4 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 82 % тәшкил итә. Бөртекле сабанкультуралары - 959,5 мең га, бодай - 422,5 мең га, борчак 52,6 мең га мәйданда чәчелгән. Шикәр чөгендере 47,4 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразланганнан 96% тәшкил итә. Рапс фаразланган барлык мәйданның 41 %ында чәчелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Алабуга муниципаль районына эш сәфәре барышында район басулары өстеннән очып узды һәм район хуҗалыкларының, авыл җирлекләренең җитәкчеләре белән очрашты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та йөрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән күренгәнчә, республика буенча чәчү 1,3 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 77 % тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары- 932,1 мең га, бодай - 402,6 мең га, борчак 51,6 мең га мәйданда чәчелгән. Республика районнарында арпа чәчү төгәлләнде (383,2 мең га).
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов республиканың Лениногорск һәм Чирмешән районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча сабан чәчүе барлык мәйданның 73 %ында башкарылган, ягъни 1260,8 мең га җир чәчелгән. Сабан бодае – 370,6 мең га, арпа – 379,3 мең га, борчак 50,8 мең га мәйданда чәчелгән. Берьеллыкүләннәр һәм катнаш азык чәчү 71 %ка үтәлгән.
Россиядә яңа һөнәри бәйрәм - Ветеринария хезмәткәре көне булачак. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) Лаеш районындагы тәҗрибә кырларында булып кайтты. Очрашу вакытында май аеның эссе торуы турында сүз барды, бу бөртеклеләрнең иртә өлгерүенә сәбәп булырга мөмкин, тагын авыл хуҗалыгы культураларының перспективалы сортлары, галимнәрнең яңа тәҗрибәләре хакында да сөйләшү булды.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Федерация субъектларына 88 млрд. 343,8 млн. сум күләмендә субсидияләр күчергән. Акчалар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә үсемлекчелек өлкәсендә ярдәм күрсәтүгә - 14 440 млн. сум; үсемлекчелекне үстерүгә, продукция эшкәртүгә һәм реализацияләүгә кыска сроклы кредитлар (заемнар) буенча процент ставкасы өлешен каплауга - 3 392,2 млн. сум; авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең үсемлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәсе буенча исәпләнгән иминият премиясен түләүгә чыгымнар өлешен каплауга 4 997 млн. сум бирелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча чәчү 1,2 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 68 % тәшкил итә.
«2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектларына клуб тибындагы учреждениеләрне төзүгә һәм реконструкцияләүгә, район (авылара) клубларын һәм китапханәләрне махсуслаштырылган күчмә комплекслар (автоклублар) белән тулыландыруга федераль бюджет акчалары исәбеннән дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Әлеге чараларны гамәлгә ашыруга 2009-2012 елларда федераль бюджеттан 0,24 млрд. сум бирелде. Федерация субъектларының берләштерелгән бюджет акчалары - 2,68 млрд. сум һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 0,06 млрд. сум бүленде.