1993 елның 12 декабрендәге Россия Федерациясе Конституциясенең 7 статьясы нигезендә Россия Федерациясе үзен социаль дәүләт дип игълан итте, аның сәясәте кешегә лаеклы тормыш һәм аның ирекле үсешен тәэмин итә торган шартлар булдыруга юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Конституциясенең 48 статьясы нигезендә, төп социаль гарантияләрдән тыш, һәркемгә квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү хокукының гарантияләнүен дә истә тотарга кирәк. Законда каралган очракларда юридик ярдәм түләүсез күрсәтелә.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы террриториясендә түләүсез юридик ярдәмнән файдалануны тәэмин итү “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль закон, “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлыТатарстан Республикасы Законы (алга таба – 73-ТРЗ номерлы ТР Законы) нормалары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Күрсәтелгән норматив хокукый актларның төп идеясе аз керемле гражданнарга, шулай ук гражданнарның башка категорияләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле дәүләт системасын төзү өчен хокукый шартлар булдырудан гыйбарәт.
Түләүсез юридик ярдәм турындагы законнарның максатлары түбәндәгеләр:
· гражданнарның квалификацияле түләүсез юридик ярдәм алуга Россия Федерациясе Конституциясендә билгеләнгән хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру;
· түләүсез юридик ярдәмнең дәүләт системасын төзү һәм үстерү, шулай ук түләүсез юридик ярдәмнең дәүләткә карамаган системасын үстерүгә булышу һәм аның дәүләт тарафыннан хуплануы;
·гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын гамәлгә ашыру, аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау, социаль якланганлык дәрәҗәсен арттыру, шулай ук аларның суд эшчәнлегеннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү.
73-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасында катнашучылардан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм аңа караганучреждениеләр дә бар.
73-ТРЗ номерлы ТР Законының 4 статьсы нигезендә Министрлык һәм аңа караган учреждениеләр гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне үз компетенциясендәге мәсьәләләр буенча хокукый консультация рәвешендә гражданнармөрәҗәгатьләрен карау өчен Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә телдән һәм язма рәвештә гамәлгә ашыралар. Моннан тыш, Министрлык һәм аңа караган учреждениеләр федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә социаль ярдәмгә һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга түләүсез юридик ярдәмне гаризалар, шикаятьләр, юлламалар һәм хокукый үзенчәлекле башка документлар тутыру рәвешендә күрсәтәләр һәм гражданның мәнфәгатьләрен судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда чагылдыралар.
73-ТРЗ номерлы ТР Законының 12 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алу хокукына түбәндәге категория гражданнар ия:
1) гаиләләрнең уртача җан башына туры килә торган керемнәре Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган гражданнар йә керемнәре яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнар (алга таба – аз керемле гражданнар);
2) I һәм II төркем инвалидлар;
3) Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик ХезмәтГеройлары;
4) инвалид балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре, әгәр алар шундый балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать итсәләр;
5) "Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү турында" 1995 елның 2 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар;
6) күзәтүчесезлекне һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләрендә торучыбалигъ булмаганнар, иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтүче балигъ булмаганнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре, әгәр алар шундый балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйлемәсьәләләр буенча (җинаять суд эшендә юридик ярдәм күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрдән тыш) түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать итсәләр;
7) "Психиатрик ярдәм һәм аны күрсәткәндә гражданнарның хокукларын гарантияләү турында" 1992 елның 2 июлендәге 3185-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар;
8) суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез дип танылган гражданнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, если әгәр алар гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать итсәләр;
9) түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алу хокукы федераль законнар һәм әлеге Закон нигезендә бирелгән гражданнар;
Түләүсез юридик ярдәм алу өчен кирәкле докуменлар исемлеге:
- кирәкле түләүсез юридик ярдәмнең төре һәм аны күрсәтү нигезләре язылган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында гариза;
- түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ затның шәхесен раслый торган документ;
- затның түләүсез юридик ярдәм алуга хокукын раслый торган документ;
- түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ зат вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документ.
Документларның оригиналлары белән бергә граждан аларның күчермәләрен дә тапшыра.
Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдән баш тарту нигезләре:
- түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә язма мөрәҗәгатьтә аны җибәргән гражданның фамилиясе яисә җавап бирелергә тиешле почта адресы күрсәтелмәгән булса;
- гражданнар тарафыннан түләүсез юридик ярдәм алу өчен кирәкле документлар тулысынча тапшырылмаган булса;
- тапшырылган документларда дөрес булмаган белешмәләр булса;
- граждан Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенциясенә керми торган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында сораса;
- түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгатьтә аны үтәү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы органнарының мәнфәгатьләр конфликтын барлыкка китерә торган үтенеч булса;
- түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгатьтә сүгенү йә хурлау гыйбәрәләре, вазыйфаи затның, шулай ук аның гаилә әгъзаларының гомеренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә куркыныч янау булса;
- түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгать укый алмаслык итеп язылган булса;
- түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгатьтә гражданга элек җибәрелгән мөрәҗәгатьләренә бәйле эчтәлеге буенча берничә мәртәбә язма җавап бирелгән һәм әлеге мөрәҗәгатьтә яңа дәлилләр яисә шартлар күрсәтелмәгән мәсьәләбулса;
- әгәр түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләнең эчтәлеге буенча җавапны дәүләт серен яисә федераль закон белән саклана торган башка серне тәшкил итә торган мәгълүматларны фаш итмичә биреп булмый торган булса.
Проект кысаларында кабул итү эш көннәрендә түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 нчы йорт. Кабул итү вакыты: 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, язылу өчен телефон: (843) 221-76 - 15.