Халыкара конференциядә Бөтендөнья сәүдә оешмасы (ВТО) һәм Таможня берлеге (ТС) кысаларында аграр секторның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру проблемалары хакында фикер алышачаклар

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

Агымдагы елның 21-22 маенда “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтыөстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Бөтендөнья сәүдә оешмасы (ВТО) һәм Таможня берлеге (ТС) кысаларында аграр секторның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру проблемалары” буенча Халыкара фәнни-гамәли конференция булачак. Бүгенге аграр сәясәтне булдыруның методологик алымнары турындагы нотык белән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Якушкин чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармакларының торышы һәм аларның конкуренциягә сәләтлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру юллары турында сөйләячәк.

ВТО һәм ТС шартларында АПКны ресурслар белән тәэмин итү турында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров сөйләячәк.

Конференциядә Марий Эл, Беларусь, Мордовия, Башкирия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән галимнәрнең һәмбашкаларның чыгышлары булачак.

Үзләренең эш тәҗрибәләре хакында Татарстан Республикасының Кукмара, Тәтеш, Әтнә һәм башка муниципаль районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре сөйләячәкләр.

Конференция барышында хезмәт ресурсларын булдыру һәм авыл территорияләрен үстерү проблемалары, Идел буе агросәнәгать кластерын булдыру принциплары, авыл территорияләрен үстерү кластеры технологияләре һәм башкалар турында фикер алышу булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International