Кичә, 15 майда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендәге комиссия республиканың 14 районыннан аеруча проблемалы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Очрашуга Зеленодольск, Арча, Теләче, Алексеевск, Чистай, Спас, Кукмара, Мамадыш, Чүпрәле, Нурлат, Әлмәт, Әгерҗе, Мөслим, Ютазы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Комиссия 2014 елның 4 аенда терлекчелек тармагындагы эш йомгакларын карады. Иң проблемалы мәсьәләләр: эре мөгезле терлекләрнең баш саны, эре мөгезле терлек ите, сөт җитештерү, сыерларның продуктивлылыгы, терлекләрне үрчетү һәм аларның сакланышы.
Идарәләр җитәкчеләренә агымдагы елның 2 июненә кадәр терлекчелек продукциясен җитештерү буенча юл картасын эшләргә кушылды. Башкарылган эш турында агымдагы елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлегенә хисап тапшырырга.