Бүген Лаеш муниципаль районының Хәерби авылында модульле блок тибындагы участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов Kazansummitта чит ил инвесторларын авыл хуҗалыгына җәлеп итү турында һәм Татарстанның быелга корылыкка каршы тору юллары хакында сөйләде, дип хәбәр итә РБК-Татарстан медиа-үзәге.
2014 елда гаилә терлекчелек фермаларын төзү һәм үстерүгә грантлар бирү конкурсында 66 җиңүче билгеләнде. Сөт җитештерү юнәлеше буенча грантларны 34 крестьян-фермер хуҗалыгы алды, алар ел ярым эчендә терлекчелек биналары төзиячәкләр, сыерлар санын арттырачаклар һәм 2 меңнән артык сыерларның тору шартларын яхшыртачаклар.
Чирмешән муниципаль районының «Күтәмә» агрофирмасында корылыккка каршы көрәш чараларын күрү буенча семинар уздырылды. Яңгырлар булмау аркасында игеннәр үсә алмый. Шуңа күрә чәчүлекләргә ашламалар кертә башладылар.
Республикада 9 июньнән 30 июньгә кадәр «Трактор-Прицеп» профилактик операциясе узачак. Әлеге операцияне 2014 елга эш планы нигезендә Татарстан Республикасы бҗуенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор) идарәсе уздыра.
Буа муниципаль районында “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе СРО әгъзалары белән зона семинар-киңәшмәсе булды.
Чарага хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш агрономнары чакырылган иде.
Семинарның пленар утырышында чәчүгә йомгак ясадылар һәм үсемлекләр үсү чорына бурычлар билгеләделәр.
Тәтеш районының «Новая Заря» ҖЧҖда терлек азыгы әзерләү мәсьәләләрен карадылар.
Семинарда Тәтеш муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев һәм районның башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев катнашты һәм тагын авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, хуҗалыклар белгечләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативкүрсәткечләреннән күренгәнчә, республикада 39,0 тонна күпьеллык үлән чабылган һәм җыелган, бу фаразланганнан 8,6 % тәшкил итә.
Узган атнада Апас муниципаль районында “Зөя” ҖЧҖ базасында “Сезонлы эшләргә әзерләнгәндә терлек азыгы әзерләү техникасы комплексына на карата куела торган таләпләрнең үзенчәлекләре” темасы буенча семинар-киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Кече Чынлы авылында “Эре мөгезле терлекләрне җәйге җәйләүдә тоту чорында ветеринария чаралары һәм терлек азыгы әзерләү вакытында ветеринария лабораторияләренең эше” дигән семинар-киңәшмә узды.