Бүген Лаеш муниципаль районының Хәерби авылында модульле блок тибындагы участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.
Яңа ветеринария пунктын ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисамутдинов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.
«Әлеге ветеринария пунктының әһәмияте бик зур, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Өстәмә эш урыннары булдырылды, 25 авылга квалификацияле ветеринария ярдәме күрсәтеләчәк”.
Марат Әхмәтов гражданнарның шәхси хуҗалыкларында тотыла торган хайваннарга стационар хезмәт күрсәтүнең мөһимлеген һәм шуңа күрә дә модульле блок тибындагы участок ветеринария пунктларын төзү программасы эшләнгәнен билгеләп үтте.
«Әлеге программа буенча планлаштырылган 44 пункттан 30 пункт файдалануга тапшырылды. Калган 14 пунктны агымдагы елның 1 июленә кадәр ачарга уйлыйбыз”, - диде министр.
Ветринария пункты бинасында участок ветеринария тибибы кабинеты, даруханә, ясалма орлыкландыру пункты, вак йорт хайваннарына ветеринария ярдәме күрсәтү клиникасы урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, модульле блок тибындагы участок ветеринария пунктларын төзү программасы 3 елга испләнгән.
Лаеш муниципаль районынан тыш, бүген модульле блок тибындагы участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән участок ветеринария пунктларын ачу тантаналары Балтач, Актаныш, Минзәлә муниципаль районнарында да булды.