Республика аграрчылары 5852 тонна печән һәм 18389 тонна сенаж әзерләгәннәр

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативкүрсәткечләреннән күренгәнчә, республикада 39,0 тонна күпьеллык үлән чабылган һәм җыелган, бу фаразланганнан 8,6 % тәшкил итә.

Аграрчылар 5852 тонна печән һәм 18389 тонна сенаж әзерләгәннәр. Иң күп печән (1250 тонна) Буа муниципаль районында әзерләнгән, Нурлат муниципаль районында – 984 тонна , Аксубай муниципаль районында – 750 тонна.

Иң күп сенаж Азнакай (3900 тонна), Кайбыч (2800 тонна), Апас (2370 тонна) һәм Буа (2300 тонна) муниципаль районнарында әзерләнгән.

Республика районнарында яфраклы азык җыю (324,0 мең. га) дәвам итә, игеннәр тишелеп чыкканчы тырмалау (439,9 мең га) һәм тишелеп чыккач тырмалау (410,9 га) эшләре бара, чәчүлекләрне чүп үләннәргә каршы, корткычларга һәм авыруларга каршы чаралар белән эшкәртәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International