Чирмешән муниципаль районында чәчүлекләрне яклау чараларын күрәләр

2014 елның 6 июне, җомга

Чирмешән муниципаль районының «Күтәмә» агрофирмасында корылыккка каршы көрәш чараларын күрү буенча семинар уздырылды. Яңгырлар булмау аркасында игеннәр үсә алмый. Шуңа күрә чәчүлекләргә ашламалар кертә башладылар.

- Менә бу кырда 40 көн элек тары чәчкән идек. Шытымнар әйбәт булды, әмма озак та үтми алар саргая башлады, - дип сөйләп китте әлеге хуҗалыкның агрономы Шамил Гасыров. - Күргәнегезчә, ашлама керткәннән соң шытымнар тагын яшелләнә башлады. Күтәмәдә чәчүлек мәйданнары өч мең гектар тәшкил итә. Бүген чылбырлы трактор белән чәчкечләр ярдәмендә игеннәрнең тамырларына аммиак селитрасы кертә башладылар. Ә өске якны ашламалау өчен Казан фирмаларының берсе белән шартнамә төзеделәр. Техника кырларга ашлама кертеп кенә калмый, ә чүпкә каршы препаратлар да кертә. Техниканың авырлыгы бер тоннага якын. 600 литрлы савытка салынган эремә 20 гектар мәйданга җитә. Техниканы йөртүче Александр Ермолаев әйтүенчә, моның өчен 20-25 минут вакыт сарыф ителә. Шул вакыт эчендә ул 10 километр араны уза. Күтәмәдә бу техника белән 1300 гектар чәчүлек эшкәртелгән инде.

Семинарда билгеләнеп үткәнчә, “Чирмешән-агрода”да чәчүлекләрне саклап калу буенча шактый эш башкарылган. “Лашман” агрофирмасы да шактый күләмдә препаратлар сатып алган. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов бу агротехник чараларны барлык хуҗалыкларда да башкарырга киңәшг итте.

- Район ярдәме белән миллионлаган сумга югары сыйфатлы, кыйммәтле орлыклар сатып алдык. Шуңа күрә бу кырлар аерым карауны таләп итә. Нәкъ менә шушы кырлардан киләчәк өчен яхшы орлык алырга өметләнәбез, -диде җитәкче. - Бүген тырмалау да чәчүлекләрне корылыктан саклап калу чарасы итеп карала.

Семинарда азык әзерләү темасын да кузгаттылар. 2010 ел кабатланмасын өчен, хуҗалыклар кыйммәт бәягә читтән азык алуга калмасын өчен бүгеннән үк сенеж cалырга, азык әзерли башларга кирәк. Быел да халык ярдәменнән башка бу вәзгыятьтән чыгып булмас ахры, ботаклы азык әзерләргә кирәк булачак.

Авыл хуҗалыгы белгечләрен тагын шунысы да борчый, күпьеллык үләннәр үсә торган җирләр аз. Кайбер кырлар искергән дә инде, 30ар еллык кырлар бар. Аларны сукалап, яңадан чәчәргә кирәк. Рапс, люцерна кебек үсемлекләрне җәй көне чәчсәң дә ярый, чөнки бу көзгә таба терлекләр ашатырга бик әйбәт булачак, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International