Республикада «Трактор-прицеп» операциясе узачак

2014 елның 6 июне, җомга

Республикада 9 июньнән 30 июньгә кадәр «Трактор-Прицеп» профилактик операциясе узачак. Әлеге операцияне 2014 елга эш планы нигезендә Татарстан Республикасы бҗуенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор) идарәсе уздыра.

Профилактик операциянең максаты – юлсыз урыннарда йөри торган мототранспорт чараларыннан, таркторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасыннан, юл-төзелеш машиналарыннан һәм башка техникадан, аларга тагылмалардан (прицеплардан) файдаланганда юл хәрәкәте иминлеген, техника иминлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү.

Чара барышында тракторларда, үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасында, юл-төзелеш машиналарында һәм башка техникада, аларның тагылмаларында аларны файдалануга рөхсәт, теркәү докуменлары булуга, техника йөртүченең тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына, алардан имин файдалануны тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк.

Юлсыз урыннарда йөри торган мототранспорт чараларыннан, таркторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасыннан, юл-төзелеш машиналарыннан һәм башка техникадан, аларга тагылмалардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчене Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы нигезендә административ җаваплылык иблгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International