Марат Әхмәтов: “Корылыкны гадәти һава шартлары дип кабул итәргә вакыт инде”

2014 елның 6 июне, җомга

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов Kazansummitта чит ил инвесторларын авыл хуҗалыгына җәлеп итү турында һәм Татарстанның быелга корылыкка каршы тору юллары хакында сөйләде, дип хәбәр итә РБК-Татарстан медиа-үзәге.

- Kazansummitта сез беренче чиратта нинди инвесторлар табарга уйлыйсыз?

- Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы продукциясенә көнбатыш компанияләр бик сак карыйлар. Әлбәттә, бу бик тәвәкәллек таләп итә торган бизнес. Эшкәртүдә, сәнәгатьтә, нефть химиясе тармаганда алар активрак катнаша, ә авыл хуҗалыгының үзенә килгәндә исә, сакчыллык күрсәтәләр. Бүгенге форум күбесенчә ислам дөньясына бәйле булганга күрә, минемчә, хәләл продукт җитештерү программасында катнашуның киләчәге зуррак.

Безнең республика авыл хуҗалыгы алга киткән, аграр республика ул һәм сүз бүген аның азык-төлек иминлеге турында гына бармый. Безнең уннарча миллион халыкны ашатырлык мөмкинлекләребез бар. Әйтергә кирәк, безнең 3,5 миллион гектар чәчүлек җирләребез бар, Россия Федерациясе буенча иң күп санда эре мөгезле терлек бездә. Россия күләмендә 2 %тан әз генә артыграк булган чәчүлекләрдән аның бөтен продукциясенең 4,5 %ын без җитештерәбез.

Хәтта шул очракта да без, нәтиҗәле инвестицияләр һәм уңай климат шартлары булса, Татарстан ике мәртәбә артык продукция җитештерә ала, дип әйтә алабыз. Узган елгы гомуми продукция 160 миллиард сумлык булды, ә безнең мөмкинлекләр - 300 миллиард сумнан да ким түгел.

Әмма климат шартлары соңгы дүрт елда без сөенерлек түгел. Көнбатыш компанияләрнең, бигрәк тә көньяк компанияләрнең корылык шартларында эшләү тәҗрибәсен өйрәнәсе иде.

- Ә нинди илләрнең тәҗрибәсен?

- Бигрәк тә, Төркия, Гарәп Әмирлекләренекен. Монда әле безнең БГӘ компанияләре, Төркиянең региональ үсеш министры һәм Төркиянең Евросоюз министры белән очрашулар булачак. Төркия бездә “Алабуга” махсус икътисадый зонасында катнаша. Аларның эшләү тәҗрибәсе булганга күрә, аграр бизнеска аларны кертүе җиңелрәк булыр.

- Татарстан тиз арада корылык проблемасын хәл итә алырмы?

- Корылык килгән беренче елларда (2009, 2010 еллар) без аны очраклы хәл дип кенә кабул иткән идек. Безнең республиканың бөтен игенчелек тарихында, 1920-1921 еллардан тыш, бездә дүрт елга бер ел гына уңышсыз ел туры килә. Ә хәзер бишенче ел тоташтан корылык хөкем сөрә.

Күрәсең, бу очраклы гына хәл түгел, моны климат үзгәреше дип карарга кирәк. Безгә республика игенчелегенең структурасын үзгәртергә кирәк. Бездә генә түгел бу, ә Оренбургта,Башкириядә, Самарада, Ульянда, күпмедер дәрәҗәдә Марий Элда, Киров өлкәсендә,Удмуртиядә дә шундый ук хәл. Шуңа күрә безгә явым-төшем аз була һәм һава температурасы югары була торган илләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Әле шул шартларда да без үзебезне ашата алабыз, терлекләрнең баш санын, продуктлылыкны саклап кала алабыз – тик үсә генә алмыйбыз.

Иминият компанияләре белән эшне көчәйтергә кирәк. Табигатькә каршы тора алмыйбыз, өстәвенә, энергетик җайланмалар ягыннан да бик көчле түгел. Бу яктан караганда, Европа илләренең көче, 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә, 3 мәртәбә артыграк, ә безгә ВТО шартларында алар белән ничек ярышырга? АКШта 100 гектарга 600 ат көче туры килә, ә бездә – 150.

Татарстан әле барыбер күпмедер дәрәҗәдә тәэмин ителгән субъект дип санала. Авыл хуҗалыгында, бигрәк тә игенчелектә, мәсьәләләрне уңышлы хәл итү барлык технологик алымнарның ни дәрәҗәдә вакытында башкарылуына бәйле. Бу принциплардан читләшмәскә кирәк. Моның өчен көчлерәк, берничә мәртәбә көчлерәк булырга кирәк безгә.

- Сезнеңчә, Татарстан өчен корылык шундый зур күләмле проблема булудан кайчан туктаячак?

- Бүген безгә элегрәк, мәсәлән, 2000 елдан 2008 елга кадәр булган уңай климат шартларына түгел, ә хәзерге уртача климат шартларына исәп тотарга өйрәнергә кирәк. Алдагы 8 елда без ел саен 5 әр млн. тонна ашлык җыеп ала идек. Ә узган елда - 2,5 миллион. Бу – һәлакәт.

Юнәлешләрне диверсификацияләргә кирәк, бу - чәчү мәйданнарының структурасы да, корылыкка чыдам көзге культуралар да. Без үзебездә агросәнәгать комплексын модернизацияләү программасын да игълан иттек. Дымлылыкны саклау һәм чәчүлекләрнең продуктлылыгын саклап калу максатында ел саен 7,5-8 миллиард сумга авыл хуҗалыгы техникасын яңартабыз. Алга таба менә бу юнәлешләр тагын да нәтиҗәлерәк башкарылачак.

Әңгәмәне Евгений Антонов алып барды.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International