Узган атнада Апас муниципаль районында “Зөя” ҖЧҖ базасында “Сезонлы эшләргә әзерләнгәндә терлек азыгы әзерләү техникасы комплексына на карата куела торган таләпләрнең үзенчәлекләре” темасы буенча семинар-киңәшмә узды.
Семинарга республика көнбатыш районнарының Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор) территориаль бүлекләре башлыклары чакырылган иде.
Катнашучылар һәм механизаторлар каршында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор) башлыгы Радик Зыятдинов, аның урынбасары МөнирХаликов, Апас муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин чыгыш ясады.
Семинарда релек азыгы җыю техникасын имин куллану максатында, аңа куела торган таләпләрне аңлаттылар. Кыр шартларында азык әзерләүдә кулланыла торган барлык техниканың ничек эшләвен, нинди процесслар башкарылачагын күрсәттеләр. Үзөрешле азык җыю комбайнының да ничек эшләвен күрсәттеләр.
Шундый ук чаралар узган атнада республиканың Әлки, Бөгелмә һәм башка муниципаль районнарында булып узды.