Буа муниципаль районында “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе СРО әгъзалары белән зона семинар-киңәшмәсе булды.
Чарага хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш агрономнары чакырылган иде.
Семинарның пленар утырышында чәчүгә йомгак ясадылар һәм үсемлекләр үсү чорына бурычлар билгеләделәр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үз чыгышында, соңгы көннәрдәге эссе һава торышы һәм дымлылыкның кими баруы кырларда язгы чәчүнең генә түгел, ә көзгеләренең дә хәлен бик начарайта, дип билгеләп узды.
Илдус Габдрахманов кырлардагы хәлләргә дә тукталды. Аның әйтүенчә, көзге игеннәр саргая һәм тамырга китә башлаган. Арышның чәчәк ату чоры. Һава торышының шулай торуы чәчәк серкәләрен киптерергә мөмкин. Көзге бодайга һәм язгысына да яфраклы тукландыру кирәк. Шундый ук ярдәм чөгендергә, кукурузга һәм башка культураларга да кирәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләренә караганда, 10 мең тоннага якын печән, 30 мең тонна сенаж әзерләнгән, азык әзерл буенча актив эш алып барыла.
Районнарның барысына да ботак азыгы әзерләүгә керешергә ктрәк. “Болыннарда үзлегеннән үсә торган үләннәрне күздән ычкындырмаска кирәк. Андый урыннарда да әле үсемлекләр үсә генә башлады, ай ахырына андый урыннардан да печәнне җыеп алырга кирәк. Мөмкин булган бөтен җирләр исәптә булырга тиеш”, - диде Илдус Габдрахманов.
Семинарда шулай ук "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы һәм Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе идарәсе тарафыннан үсемлекчелек өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында, җитештерү сертификациясе, орлыклар җитештерү һә сату, фәнни-җитешҗтерү тәҗрибәләрен куллану буенча башкарылган эшләр турында да фикер алыштылар.
Чараның пленар өлешендә склад биналарын, машиналарны, барлык җайланмаларны яңа уңышны җыеп урнаштыруга әзерләүнең торышы белән таныштылар.
Шундый ук семинар бу атнада республиканың Лаеш муниципаль районында да узачак.