2014 елда гаилә терлекчелек фермаларын төзү һәм үстерүгә грантлар бирү конкурсында 66 җиңүче билгеләнде. Сөт җитештерү юнәлеше буенча грантларны 34 крестьян-фермер хуҗалыгы алды, алар ел ярым эчендә терлекчелек биналары төзиячәкләр, сыерлар санын арттырачаклар һәм 2 меңнән артык сыерларның тору шартларын яхшыртачаклар.
Ит терлекчелеген үстерүгә (эре мөгезле яшь терлекне үстерү, симертү) грантлар 13 фермер хуҗалыгына бирелде. 7 фермер ат үрчетү белән шөгыльләнәчәк, тагын 7 – сарык үрчетү белән. 4 фермерга кошчылык тармагын үстерү өчен дәүләт ярдәме бирелә.
Бирелгән грант ярдәменең гомуми күләме 89,5 млн. сум тәшкил итә.
Конкурста Азнакай, Арча, Балтач, Кукмара, Сарман, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат һәм Тәтеш муниципаль районнары фермерлары аеруча актив катнашты.
Әлеге конкурста җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алуга 2014 елның 9-11 июнендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән шартнамәләр төзиячәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы АПКның мәгълүмат-консультация хезмәте.