ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе

12 июньдә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында дистанциядә ат чабышлары буенча ярышлар узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Корылыкка һәм янгын куркынычы барлыкка килүгә бәйле рәвештә күрелә торган чаралар турында” брифинг булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, яз башында туфракның продуктив дымлылыгы яхшы булуга да карамастан (1 метр катламда 170 мм), июнь башына хәлләр кискенләште. Туфракның сөрелгән өлешендә бары 10 мм чамасы гына дымлылык бар, дип билгеләп үтте. Май аенда һава температурасы нормадан 150 0Сга артыграк. Татарстан Республикасының 41 районында корылык галәмәтенә бәйле гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан “Бигеш” Халыкара аэропортында Нидерландтан “Тукай нәсел репродукторы” ҖЧҖ адресына кайтарылган тәүлеклек чебешләр партияләре (28152 баш) тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Быел Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты галимнәре Тәтеш совхоз техникумы базасында тәҗрибә тәртибендә корылыкка чыдам культуралар чәчтеләр. Аграр экспериментның максаты күпьеллык корылык шартларында республиканың азык базасын яхшыртудан гыйбарәт, дип хәбәр иттеләр институттан.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россия Траспорт министрлыгының һәм федераль юллар агентлыгының вәкилләре катнашында “2014 - 2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасына авыл торак пунктларының иҗтимагый әһәмиятле объектларына, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү объектларына уза торган автомобиль юлларын төзү һәм булганнарын реконструкцияләү чараларын кертү буенча киңәшмә узды.

Узган атнада өстәмә һөнәри белем бирүнең “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (ФГБОУ ДПОС «ТИПКА») АПК кадрларын яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүнең Киров институты делегациясен кабул итте.


7
июнь, 2014 ел
шимбә

Татарстан кырларында бүгенге көнгә дымлылык запасы бик түбән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендәге киңәшмәнеТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.


6
июнь, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем барыгызны да милли бәйрәм - Сабантуй белән котлыйм!

Сабантуй - татар халкының, шулай ук барлык республика халкының да иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме.

Бүген Лаеш муниципаль районының Хәерби авылында модульле блок тибындагы участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов Kazansummitта чит ил инвесторларын авыл хуҗалыгына җәлеп итү турында һәм Татарстанның быелга корылыкка каршы тору юллары хакында сөйләде, дип хәбәр итә РБК-Татарстан медиа-үзәге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International