Тәтеш районында терлек азыгы әзерләү мәсьәләләрен карадылар

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Тәтеш районының «Новая Заря» ҖЧҖда терлек азыгы әзерләү мәсьәләләрен карадылар.

Семинарда Тәтеш муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев һәм районның башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев катнашты һәм тагын авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, хуҗалыклар белгечләре чакырылган иде.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Евгений Курков һәр терлек башына 24,9 центнер исәбеннән тупас һәм сусыл азык әзерләү бурычын куйды. Тагын шуны да искә төшерде, районда 9980 гектар мәйданны күпьеллыкүләннәр били. Бер башка 0,9 гектар исәбеннән санаганда, 7 мең гектар күпьеллык үлән кирәк булачак, әмма барлык мәйданның 3 мең гектарга якынын иске, корыган үләннәр биләп тора, ул җирне сукаларга кирәк.

Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны хәлләрнең чын торышы белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Кудряшов таныштырды. Күп хуҗалыкларның кырларында дару үләннәре үсә, алар тиешле массаны җыймыйлар, шуңа күрә уңыш та көтелми. Аның әйтүенчә, андый кырларны чабып җыярга һәм 15 июньгә кадәр сукаларга кирәк.

Азык әзерләүчеләр алдында 2-3 июльгә кадәр судан розасын һәм кәҗә үләнен (козлятник) әзерләү бурычы куела. Мисал итеп, «Содружество» ҖЧҖне китерделәр, анда кәҗә үләнен чабуга керешкәннәр инде. Стендка хуҗалыклар кырларында үсә торган күпьеллык үләннәрнең үрнәкләре куелган иде. Мәсәлән, кәҗә үләне чәчәк аткан инде, аның биеклеге 70 сантиметр, себеркәчле үләннәрне чабуга керешергә мөмкин, люцерна һәм эспарцет масса җыймаган әле, әмма 3-5 көннән соң аларны да чаба башларга мөмкин булачак.

Хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов хуҗалык планнары турында сөйләде. Бер мең гектар күпьеллык үлән бар, 200 гектар берьеллык үлән, 78 гектар кукуруз һәм 100 гектар көзге арыш чәчелгән.

Азык туплау урыны тәртипкә китерелгән, территориясе тотып алынган. Сенаж базы чистартылган, тирәсе агартылган һәм яңа азык кабул итүгә әзер. Терлек хуҗалыкларында - 680 баш терлек. Кышны уңышлы чыгу өчен бер баш терлеккә 35 центнер исәбеннән азык әзерләргә кирәк (барлыгы 3218 тонна сенаж, 740 тонна печән, 808 тонна салам, 880 тонна концентратлар). Техника мәйданчыгында азык җыю техникасы эшкә әзер булып тора (20 берәмлек).

Семинарда катнашучылар белгечләрдән хезмәткә түләү турында, техникада имин эшләү турында файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International