Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Кече Чынлы авылында “Эре мөгезле терлекләрне җәйге җәйләүдә тоту чорында ветеринария чаралары һәм терлек азыгы әзерләү вакытында ветеринария лабораторияләренең эше” дигән семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, дәүләт ветеринария учреждениеләре башлыклары, муниципаль районнар дәүләт ветеринария берләшмәләренең лабораторияләре мөдирләре катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачты.
“Чүпрәле районының икътисадый үсеше нигезе буларак авыл хуҗалыгы җитештерүе” темасына нотык белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы хайваннарындагы авыруларны лаборатор диагностикалауның торышы турында Республика ветеринария лабораториясе директоры Финсур Әхмәтов чыгыш ясады.
Әлеге киңәшмәдә катнашучылар ветеринария лабораторяләрен лицензияләү мәсьәләләренРеспублика ветеринария лабораториясе директорының диагностикалау буенча урынбасары Галина Александрова белән бергәләп карадылар.
Киңәшмә барышында шулай ук “Чынлы” ҖЧҖтә терлекләрне җәйге җәйләүдә тотуны оештыру мәсьәләләрен, азыкның класслылыгын билгеләү критерийларын, терлек азыгы әзерләүгә технологик таләпләрне, яшь терлекләрне саклап калуны арттыру юлларын карадылар.
Киңәшмә йомгаклары буенча район дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, район дәүләт ветеринария берләшмәләре каршындагы ветеринария лабораторияләре мөдирләре, “Республика ветеринария берләшмәсе” ДБУ хезмәткәрләре алдында терлек азыгы әзерләү һәм алдагы чорга бурычлар куелды.