ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында федераль аграр ведомствоның һәм Росреестрның мәгълүмати хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Эшлекле очрашуда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының җир сәясәте, мөлкәти мөнәсәбәтләр һәм дәүләт милке департаменты директоры Виктория Абрамченко, министр киңәшчесе Олег Воробьев, федераль аграр ведомствоның профильле департаментлары һәм «Россельхозземмониторинг» ФДБУ вәкилләре катнашты.

1 июньдә Актаныш муниципаль районының “Әнәк” агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Республикада терлек азыгы әзерләү эшләре башланды. Иң күп печән Буа (500 тонна), Нурлат (417 тонна), Яңа Чишмә (170 тонна), Кайбыч (150 тонна) муниципаль районнарында җыелган.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Икътисад үсеше министрлыгынаТаможня берлегенең “Кош итенең һәм аның эшләнмәләре продукциясенең иминлеге турында2 техние регламенты проектының беренче редакциясе җибәрелде. Документ федераль башкарма хакимият органнары белән килештерлгән һәм алга таба гомумфикер алышу процедурасын уздыру һәм Таможня берлегендә катнашучы илләр кысаларында дәүләт чикләрендә килештерү өчен Евразия икътисадыйкомиссиясенә кертеләчәк.


31
май, 2014 ел
шимбә

Бүген Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларындагы уңышка һава шартларының йогынтысы турында сөйләдк.


30
май, 2014 ел
җомга

Бүген “Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе базасында "Ветеринария медицинасы һәм зоотехния, мәгариф, җитештерү: актуаль проблемалар" буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак.

Кичә Әлмәттә “Аппак” җәйге җәйләү хуҗалыгы базасында сыер саву операторларының һәм эре мөгезле терлекләр үрчетүче технологларның конкурсы булды. Быел аның 45 нче - юбилей елы.

Катнашучыларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламлады. Ул авылда эшләүчеләрнең елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлавын әйтеп узды.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясеиминлеге турында” техник регламентлары таләпләренең үтәлешен дәүләт тикшереп торуын (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең вәкаләтләре органнары хакында” һәм “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламентлары таләпләренең үтәлешен дәүләт тикшереп торуын (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең вәкаләтләре органнары хакында” карарлар кабул ителде, 21 майда ике документ та Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланды.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Нурлат муниципаль районының Фомкино авылында модуль-блок тибындагы участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бәрәңге6,0 мең га мәйданда утыртылган, бу фаразланганнан 77% тәшкил итә. Бәрәңге республиканың 19 районында утыртыла. 29 майга иң күбе Арча (1050 га), Лаеш (645 га), Кукмара (550 га) муниципаль районнарында утыртылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International