Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр. Эшкә беренчеләрдән булып Азнакай муниципаль районы игенчеләре кереште.
2014 елның 8 – 13 июлендә Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары узды.
Уракка төшәр алдыннан Биектау районының “Бөреле” ЯАҖ базасында аграрчылар семинар-киңәшмә уздырдылар.
16 июльдә Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров видеоконференция режимында «Уңыш җыеп алуга әзерләнүнең барышы һәм уздыру турында» киңәшмә үткәрде.
16 июльдә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының "Вамин-Аксу" хуҗалыгында “Аксубай муниципаль районы территориясенең карантин фитосанитар торышы һәм карантин чүп үләннәр, корткычлар һәм үсемлекләр авырулары. Дуңгызларда африка чумасы (АЧС) таралуын кисәтү чралары һәм аны булдырмау” дигән темага семинар-киңәшмә узачак.
15 июльдән 19 июльгә кадәр республиканың муниципаль районнарында урып-җыю транспортының 2014 елгы уңышны җыеп алуга әзерлегенә АПК оешмалары арасында конкурс уздырыла.
Кырларда терлек азыгы әзерләү буенча кызу эш бара, бөртеклекультуралар уңышын җыя башлау да озак көттермәс. Урак өстендә янгын чыгу куркынычы аеруча зур, чөнки кипкән үсемлек сабаклары, салам, печән ул чорда бик тиз янып китүчән була, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Иске Кадый авылында ветеринария пунктларын төзү буенча тиешле республика программасы нигезендә төзелгән модуль-блок участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Июль башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУ вәкилләре составындагы комиссия тарафыннан Татарстан Республикасының икмәк кабул итү предприятиеләренең (ХПП), икмәк продуктлары комбинатларының (КХП) һәм элеваторларының 2014 елгы ашлык уңышын кабул итүгә әзерлеге тикшерелде.
Татарстан Республикасы Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең республика күләмендәге Питрау халык бәйрәмен үткәрделәр. Быел ул унбишенче мәртәбә уздырылды. Ылыслы агачлар белән капланган тау итәгендәге Тырлау аланында үткәрелгән бәйрәм гадәттәгечә берничә мәйданчыкта оештырылган иде, төп чаралар узасы мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда ат чабышы да халыкны халыкны үзенәш шактый җыйган. Бәйрәмнең үзендә кунакларга мамадыш, бакалы, чибәркүл, нагайбәк керәшеннәре йортлары стилендәге милли утарларны карау мөмкинлеге булдырылган иде. Биредә үк фольклор коллективлар кунакларга авыз иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте, халык уеннарына катнаштырды, халык кәсебе осталарының хезмәтләре куелган иде.