Семинар-киңәшмәдә Аксубай муниципаль районы территориясенең карантин фитосанитар торышы каралачак

2014 елның 15 июле, сишәмбе

16 июльдә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының "Вамин-Аксу" хуҗалыгында “Аксубай муниципаль районы территориясенең карантин фитосанитар торышы һәм карантин чүп үләннәр, корткычлар һәм үсемлекләр авырулары. Дуңгызларда африка чумасы (АЧС) таралуын кисәтү чралары һәм аны булдырмау” дигән темага семинар-киңәшмә узачак. Чарада “Татарстанның ведмствоара ветеринария лабораториясе” ФДБУ директоры киңәшчесе Финсур Әхмәтов, Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов, “Татарстанның ведмствоара ветеринария лабораториясе” ФДБУ белгечләре һәм башакалар катнаша. Киңәшмә барышында Россия Федерациясендә АЧС таралуга һәм авыруның Татарстан Республикасы территориясензә үтеп керү куркынычы булуга бәйле мәсьәләләр, ашлык һәм орлык материалы саклана торган урыннарда зарарсызландыру (фумигация) эшләрен уздыру чаралары турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International