Чирмешән районында модуль-блок участок ветеринария пункты ачылды

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Иске Кадый авылында ветеринария пунктларын төзү буенча тиешле республика программасы нигезендә төзелгән модуль-блок участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. 

Чарада Чирмешән муниципаль районы администрациясе башлыгы Наил Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария 
идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альфред Гыйльманов, авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин,«Чирмешән РДВБ» ДБУ башлыгы Таһир Гыйниятуллин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International