Июль башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУ вәкилләре составындагы комиссия тарафыннан Татарстан Республикасының икмәк кабул итү предприятиеләренең (ХПП), икмәк продуктлары комбинатларының (КХП) һәм элеваторларының 2014 елгы ашлык уңышын кабул итүгә әзерлеге тикшерелде. Ашлык кабул итүгә «Сөт иле» ҖЧҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе” ААҖ, «Хлебопродукт» ЗК ЯАҖ, «Агросила Групп» ЯАҖ һәм Кама аръягы зонасының башка предприятиеләре («Чаллы КХП» ААҖ һәм «Чаллы-икмәк» ЯАҖ), шулай ук «Арча” ҖЧҖ (Казан икмәк продуктлары сату базасы) ашлык кабул итүгә ныклап әзерләнгәннәр.