Уракка төшәр алдыннан Биектау районында аграрчылар семинар-киңәшмә уздырдылар

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Уракка төшәр алдыннан Биектау районының “Бөреле” ЯАҖ базасында аграрчылар семинар-киңәшмә уздырдылар.

Хуҗалыкта комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре, баш инженерлар өчен хезмәтне саклау, техника иминлеге, комбайннарны көйләү буенча укулар уздырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш агрономнар заманча киптерү-сортировкалау комплексы урнаштырылган беренче кыр станында булдылар. Киңәшмәдә урып-җыюда катнашучылар каршында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ашлык җыю комплексын 2014 ел уңышын җыеп алуга әзерләгән иә яхшы хуҗалыкларны билгеләп үттеләр. Комбайнчыларга хезмәт өчен түләү, урак өстендә урып-сугу алдынгыларын бүләкләү мәсьәләләре дә игътибар үзәгеннән төшеп калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International