Кырларда терлек азыгы әзерләү буенча кызу эш бара, бөртеклекультуралар уңышын җыя башлау да озак көттермәс. Урак өстендә янгын чыгу куркынычы аеруча зур, чөнки кипкән үсемлек сабаклары, салам, печән ул чорда бик тиз янып китүчән була, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Кайбыч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең алдан сораштыручысы, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Илшат Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, мондый шартларда зур янгын чыгу өчен кечкенә генә очкын да җитә.
– Куркыныч барлыгын истә тотып, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре эшләр башланырга шактый вакыт алдан ук барлык техниканы һәм урып-җыю машиналарындагы янгыннан саклану чараларын тикшерергә, ремонтларга һәм, кирәк булса, янгынга каршы тору чаралары белән тәэмин итәргә тиешләр. Урып-җыюга керешкәнче, анда катнашучы барлык затлар да янгынга каршы инструктаж узарга, урып-җыю агрегатларында һәм автомобильләрдә икешәр янгын сүндерү чарасы, көрәкләр, себеркеләр куелырга һәм алар су белән тәэмин ителергә тиеш. Бәхеткә, куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлгәнгә күрә, Кайбыч районында урып-җыю кампаниясе һәрвакыт бик тыныч уза. Быел да урып-җыю чоры куркыныч вакыйгаларсыз гына үтәр дип ышанып калабыз, - диде Илшат Шәфигуллин.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгече, урып-җыю кампаниясен үткәрү чорында махсус билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту, кырларда һәм нинди дә булса корылма янында учак кабызу, чүп үләннәр, калдыклар ягу катгый тыела, дип искә төшерде. Уңыш җыюда катнаша торган техниканы кабызу, май салу һәм майлау системалары төзек булмаган килеш, шулай ук янгын сүндерү җайланмалары булмаган килеш файдалану тыела. Шулай ук техникага кыр шартларында ягулык салу, ашлык токларында машиналарны күзәтүчесез калдыру, капотларсыз яисә ачык капотлы техникада эшләү тыела.
Кайбыч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм «Федоровское» аерым посты урып-җыю эшләре чорында янгынга каршы режим кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп тору максатында хуҗалыкларга чыгып йөриячәкләр.