ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы өчен бик катлаулы булган 2009-2013 еллардагы корылык аркасында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре 50 млрд. сумга якын югалту кичерде. Бу хакта Татарстан Республикасында терлекчелекнең торышы һәм үсеш перспективалары мәсьәләләре буенча уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 40,1 мең га берьеллык үлән һәм катнаш азык әзерләнгән, бу фаразланган барлык күләмнең 14 %ын тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында федераль аграр ведомство Россиядә терлекчелек торышына комплекслы статистик анализ уздыра.

9 июльдә Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Нововоронежда Х Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарын ачу тантанасында катнашты.

Авыл физкультура-спорт хәрәкәте безнең илдә XX гасырның 30 нчы еллар уртасында барлыкка килде.Беренче Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары 1995 елның сентябрендә Волгоград өлкәсендә уза һәм ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгына багышлана. 2003 елдан башлап ике елга бер мәртәбә Бөтенроссия кышкы һәм җәйге спорт уенннары уздырыла. Аграрчылар ярышлары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Россиянең “Уңыш” ирекле спорт җәмгыяте тарафыннан оештырыла.


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

10 июльдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның Татарстан Республикасына эшлекле визит белән килүе көтелә. 

12 майда Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тарафыннан «Идел буе кыр көне – 2014» уздыру турындагы күрсәтмә имзаланды. Ул Оренбург өлкәсендә уздырылачак.

«2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү»федераль максатчан программасына үзгәрешләр кертелде, алар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 5 июлендәге 619 номерлы карары белән кабул ителде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илнең агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлдерелгән закон проектлары эшләүне дәвам итә.

Язгы сессия чорында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан элек эшләнгән түбәндәге закон проектлары кертелде:

Планлаштырылган 7600 тонна төрле үлән азыгыннан бүгенге көнгә 5 мең тоннага якын хуш исле печән тупланган, дип хәбәр итә “Бөгелмә газетасы”.

Зәй муниципаль районында булган республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышында 2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар ясалды һәм уңышны җыеп алу буенча бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International