Николай Федоров: «Россия ашлык җыю буенча йөз миллион чикне узып китәргә мөмкин»

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

16 июльдә Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров видеоконференция режимында «Уңыш җыеп алуга әзерләнүнең барышы һәм уздыру турында» киңәшмә үткәрде.

АПКның төбәк органнары оператиив белешмәләре буенча 15 июльгә 5,7 млн. га мәйданда (12,3%) ашлык суктырылган. 20,1 млн. тонна ашлык бункердан чыгарылган. “Уңдырышлылык - 35,5 ц/га. Бу узган елга караганда 5 ц/га диярлек артыграк”, - дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Бөртеклеләрне җыюга беренчеләрдән булып Кырым федераль округы хуҗалыклары тотынды һәм шактый яхшя уңышлар күрсәттеләр: 87 % мәйдан суктырылган, Бункер авырлыгында тулаем күләм 1 млн. тоннадан артык.

«Быел Россия ашлык җыю буенча йөз миллион чикне узып китәргә мөмкин», - дип ассызыклады Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Игенчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев үз нотыгында урып-җыю кампаниясен әзерләүгә һәм уздыруга бәйле кайбер мәсьәләләргә кагылды: чәчү мәйданнарының динамикасыннан алып авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең техника һәм ЯММ белән тәэмин ителешенә кадәр күтәреп чыкты ул.

Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Денис Буцаев, шулай ук видеоконференция режимында катнашучы Амур һәм Саратов өлкәләре, Ставрополь һәм Краснодар крайлары, Башкортостан Республикасы АПК органнары җитәкчеләре урып-җыю эшләренә әзерлекнең барышы һәм аны үткәрү турында мәгълүмат бирделәр.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, якын арада аграрчыларга төрле рәвештә өстәмә 17 млрд. сум дәүләт ярдәме күрсәтү планлаштырыла, диде. Николай Федоров төбәк аграр штаблары җитәкчеләрен барлык федераль акчаларны агымдагы елның сентябренә тулысынча һәм нәтиҗәле файдаланырга өндәде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International