ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” программасын эшләү буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән мәгълүм булганча, республика игенчеләре тарафыннан 14,3 мең мәйданда 33,3 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә “Шәхси ярдәмче хуҗалыкта африка дуңгызлар чумасы (АДЧ) чыганагын бетерү” темасына тактик-махсус укулар уздырды.

Татарстан Республикасы Тәтеш районының аграр делегациясе Ульяновск Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында ( НИИСХ) булдылар.

Татарстан Республикасы вәкилләрен барыннан да бигрәк Татарстан шартларында үстерергә мөмкин булган, корылыкка чыдам авыл хуҗалыгы культураларының сортлары кызыксындырды. Авыл хуҗалыгы культураларыннан бигрәк тә арпа, көзге арыш һәм бодай сортлары белән кызыксындылар.

Район хуҗалыкларында бөртекле культураларны җыюга керештеләр. Кырлдарга беренчеләрдән булып «Галактионово» фирмасының “Йолдыз” бүлекчәсе комбайннары чыкты, алар 500 гектар көзге арыш суктырдылар, 1260 тонна ашлык алынган, дип хәбәр итә «Чистопольские известия» газетасы.
Бүген Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Бәйрәкә авылында модуль-блок участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. 

18
июль, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча, республикада 419,0 мең тонна печән һәм 1906,4 мең тонна сенаж әзерләнгәзн.

115,2 мең га мәйданда берьеллык үсемлекләр һәм катнаш азык җыелган, бу фаразланганнан 41% тәшкил итә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының профильле Департаменты, Бөтенроссия нәсел эше фәнни-тикшеренү институты белән берлектә, сөт терлекчелегендә нәсел эшенә узган елга йомгаклар буенча анализ ясалды.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Зәй районы бөртекле культуралар уңышын җыюга кереште. Узган еллардагы кебек, быел да “Зәй” агрофирмасының «Шипки-Нур» бүлекчәсе игенчеләреүз комбайннарын кырларга «Базальт» сортлы көзге бодайны җыярга чыгардылар. “Зәй” агрофирмасында уңыш җыюда 13 комбайн эшләячәк, шулардан 5 комбайн беренче көнне үк чыкты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының эш төркеме утырышын уздырды, Рөстәм Миңнеханов бу эш төркеменең рәисе, утырыш Россия территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсенә багышланган иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International