Татарстанда урып-җыю транспортының уңыш җыеп алуга әзерлегенә конкурс уздырыла

2014 елның 15 июле, сишәмбе

15 июльдән 19 июльгә кадәр республиканың муниципаль районнарында урып-җыю транспортының 2014 елгы уңышны җыеп алуга әзерлегенә АПК оешмалары арасында конкурс уздырыла. 
Конкурс 
ашлык җыю комбайннарын, транспорт чараларын һәм ашлык амбарларын бөртекле ашлыкны җыюга вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү максатларында оештырыла. Бүген республика районнарына комиссия чыгып китте, аның составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, аның карамагындагы оешмалар һәм АПК предприятиеләре, агрохолдинглар белгечләре бар. Комиссия ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык чистарту һәм киптерү машиналарының әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә, хезмәтне саклау кагйдәләренең үтәлешен тикшерергә, шулай ук уңыш җыеп алуда катнашучы механизаторларга хезмәт өчен түләүнең һәм матди кызыксындыруның торышына игътибар итәргә тиеш була. Комиссия эшенең йомгаклары буенча аның рәисе һәм әгъзалары тарафыннан имзаланган беркетмә төзеләчәк, анда АПК оешмаларын бәяләү белешмәләре дә күрсәтеләчәк. Конкурс материаллары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенә министрлык коллегисендә карау өчен тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International