X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында Татарстан җыелма командасы 2 нче призлы урынны алды

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

2014 елның 8 – 13 июлендә Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары узды.

Уеннар программасына 17 спорт төре буенча ярышлар кертелгән иде, болар: армспорт, билбау көрәше,волейбол, гирь күтәрү, бур уены, җиңел атлетика, мас-рестлинг (таяк тартышу), кече-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо, көч кулланыла торган өчле көрәш, сыер савучылар ярышлары, чалгычылар ярышлары, механизаторлар ярышлары, спорт гаиләләре ярышлары. Уенннарда Россия Федерациясенең 66 субъектыннанспорт делегацяләре катнашты, барысы 2 меңнән артык спортчы иде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы спорт делегациясе уеннар программасының 13 төрендә (армспорт, җиңел атлетика, кече-лапта, аркан тартышу, сыер савучылар ярышлары, чалгычылар ярышлары, механизаторлар ярышлары, спорт гаиләләре ярышлары, гирь күтәрү, самбо, мас-рестлинг(таяк тартышу), көч кулланыла торган өчле көрәш, билбау көрәше) катнашты. Делегация составына республиканың 9 авыл районыннан – Әгерҗе, Актаныш, Балтач, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Сабадан 39 спортчы, 4 тренер, 1 җитәкче (барлыгы 44 кеше) кергән иде. Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы гомумкоманда исәбендә - 2 нче урынны, ә халык саны 800 мең һәм аннан артыграк булган төбәкләр төркеме буенча 1 нче урынны алды.

Россия Федерациясе субъектларының халык саны 800 мең һәм аннан артыграк булган төбәкләре төркемнәренең йомгаклары:





1

Татарстан Республикасы

3716 оч.

I урын

2

Краснодар крае

3513 оч.

IIурын

3

Башкортостан Республикасы

2955 оч.

IIIурын



Гомумкоманда беренчелеге йомгаклары

1

Воронеж өлкәсе

3765 оч.

I урын

2

Татарстан Республикасы

3716 оч.

IIурын

3

Чиләбе өлкәсе

3707 оч.

IIIурын

4

Төмән өлкәсе

3700 оч.

4 урын

5

Курган өлкәсе

3620 оч.

5 урын

6

Волгоград өлкәсе

3570 оч.

6 урын



Спорт төрләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге

 т/с

Спорт төре исеме

Авырлыккатегория-се

Алганурын

Ф.И.Ат. ис.

Район

1

Армспорт

65

100

80

3

3

3

Закиров Руслан

Сәетов Айрат

Хәкимова Гөлчәчәк

Әгерҗе

Әгерҗе

Әгерҗе

2

Самбо көрәше

82

90

2

2

Шәнгәрәев Айрат

Шәфигуллин Динар

Кукмара

Кукмара

3

Билбау көрәше

62

82

66

76+

1

2

2

1

Гатиятуллин Айнур

Степанов Максим

Хәбибуллина Гөлия

Сидикова Римма

Мамадыш

Мамадыш

Мамадыш

Мамадыш

4

Мас-рестлинг (таяк тартышыу)

68

82+

2

1

Миначева Чулпан

Хәлимова Флера

Буа

Буа

5

Спорт гаиләләре ярышлары (әти, әни, бала)

10-11яшьлек кызлар

1

Юрий, Альбина, Полина Григорьевлар

Кайбыч

6

Сынр савучылар ярышлары


2

2

Мөхәммәтов Ирек

Вахитова Ләйлә

Актаныш

Актаныш

7

Механизаторлар ярышлары


1

1

Гыйльфанов Радик

Губаева Назлия

Актаныш Актаныш


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International