Татарстанның Мамадыш районында Питрау-2014 халык бәйрәмен уздырдылар

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең республика күләмендәге Питрау халык бәйрәмен үткәрделәр. Быел ул унбишенче мәртәбә уздырылды. Ылыслы агачлар белән капланган тау итәгендәге Тырлау аланында үткәрелгән бәйрәм гадәттәгечә берничә мәйданчыкта оештырылган иде, төп чаралар узасы мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда ат чабышы да халыкны халыкны үзенәш шактый җыйган. Бәйрәмнең үзендә кунакларга мамадыш, бакалы, чибәркүл, нагайбәк керәшеннәре йортлары стилендәге милли утарларны карау мөмкинлеге булдырылган иде. Биредә үк фольклор коллективлар кунакларга авыз иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте, халык уеннарына катнаштырды, халык кәсебе осталарының хезмәтләре куелган иде.

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булып ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б.лар килде.Сәламләү сүзе белән И.Халиков кунакларга мөрәҗәгать итте: “Безнең бәйрәмгә төрле төбәкләрдән кунаклар килүе сөендерә, ә бу бәйрәм күптән инде керәшеннәрнең генә түгел, республиканың күп кенә халыкларының яраткан зур бәйрәменә әйләнде. Менә инде унбиш ел рәттән без шушы матур урында җыелабыз”, - диде. Аннары ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. “Бу бәйрәмнең тарихы бай, бүгенгесе мул һәм киләчәге шәп. Рухы белән халыкныкы булган бәйрәмнең нәкъ менә кунакчыл Мамадыш җирендә торгызылып, яңа буяулар белән бизәлүе куанычлы. Мәдәният елында Питрауга аерым игътибар бирелә. Без Татарстанда яшәүче барлык халыкларның республикада мәдәни-тел һәм рухи-әхлакый байлыклары арта баруы белән горурланабыз”, - диелә тәбрикләүдә. Бәйрәм кунаклары башка мәйданчыкларда да булды. Балалар мәйданчыгында зур курчаклар - Микуш исемле сарык белән Аннуш исемле чыпчык – халык әкиятләре геройлары бәйрәмнең иң бәләкәйләренең күңелен ачты. Аерым мәйданчыкта “Керәшен чибәре” конкурсы узды. Быел анда 10 кыз катнашты. Алар халык җырларын һәм биюләрен башкаруда, милли ризыклар әзерләүдә һәм кыр чәчәкләреннән букет ясауда үзара ярышты. Җиңүчегә көмеш таҗ һәм 50 мең сум күләмендә приз каралган иде. Арада җиңүче таҗына һәм акчалата призга Казан кызы җырчы Алинә Давыдова лаек дип табылды. “Питрау дискотекасы” мәйданчыгында исә яшьләргә күңел ачу программасы әзерләнгән иде, биредә татар эстрадасының яшь йолдызлары чыгыш ясады, конкурслар, уеннар уздырылды. Үзәк сәхнәдән куелган концертта Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Ринат Рәхмәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина, Вадим Захаров, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле һәм тагын башка бик күпләр катнашты. Мәйданда бу кичтә төп башында сугышу, аякларны бәйләгән килеш узышу, чүлмәк вату, милли көрәш уздырылды. Көрәш батырларының иң көчле өчесенә 3 автомобиль әзерләп куелган иде. Көн салкынча булса да, сулыкта оештырылган капчык сугыш, куллар белән балык тоту, елга аша аркан буйлап чыгу кебек ярышларга да катнашучылар табылды. «Питрау” бәйрәме тарихында беренче тапкыр буларак, кыска гына лазерлы шоуоештырылды: биредә нурлардан Мамадыш гербы, “Питрау” бәйрәме символы сурәтләнде.


«Татар-Информ» МА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International