Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр. Эшкә беренчеләрдән булып Азнакай муниципаль районы игенчеләре кереште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән күренгәнчә, район аграрчылары тарафыннан 300 га мәйданда (көзге арыш – 100 га, көзге бодай – 200 га) урып-җыю башкарылган. Республика буенча 93,7 мең га мәйданда берьеллык үлән һәм катнаш азык җыелган.
Татарстан аграрчылары тарафыннан 16 июльгә 401,8 мең тонна печән, 1804,6 мең тонна сенаж җыелган.