ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан фермерлары җиләк үстерә башладылар. Шушы максаттан чыгып, республиканың 6 крестьян-фермер хуҗалыгы берләште, дип хәбәр итәләр Татарстанның фермерлар һәм крестьянхуҗалыклары ассоциациясеннән.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар! 
Сезне якынлашып килүче 2015 ел белән чын күңелдән котлыйм! 
Вакыт чаба да, чаба, һәр үткән мизгел һәрберебезне яңа тормыш киңлекләренә алып чыга. Быел да менә агымдагы елга йомгак ясап,  киләчәк турында уйланыр вакыт җитте. Яңа елга аяк басканчы, әйдәгез әле, тарихка кереп китә торган ел күрсәткечләрен барлап алыйк.  

Кадерле агросәнәгать комплексы   хезмәтчәннәре һәм  ветераннары!  
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм! 

Татарстанда бакчалар уңышлы кышлый. Кар катламы һәм һава температурасы елның бу фасылында бакчалар өчен бик уңайлы, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының җиләк-җимеш культуралары селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Геннадий Емельянов.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 30 декабрьдә, Игенчеләр сараенда Көрәш буенча Россия чемпионатында беренче гомумкоманда урынын алган җиңүчеләрне, призерларны, тренерларны котладылар.
Тукай муниципаль районының «Ирек» ҖК һәм Сәйдәшев ис. АХПда “Бозаулар үстерү” тамасынасеминар-киңәшмәләр узды. Чараларда Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев,районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, терлекчелек буенча консультант Ирина Гарипова, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Кичә, 29 декабрьдәБалтач муниципаль районының Балтач ш.т.п-да «КФХ Зарипов» территориясендә терлек чалу пунктын ачу тантанасы булды. 
Россиядә быел беренче мәртәбә диярлек рапстан рекордлы уңыш алынды, ул үсемлек мае һәм терлекчелек ихтыяҗына азык аксымы алу өчен кирәкле иң мөһим культураларның берсе. Росстат мәгълүматлары буенча 1,45 млн. тоннадан артык май орлыгы җыелган. Бу – үзган елгы күрсәткечтән 4,4%ка артыграк (2013 елда – 1,39 млн. тонна). Ил буенча уртача уңыш - 13,9 ц/га (2013 елда – 12,4 ц/га).

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Ел башыннан алып шәһәрнең 14 мәйданчыгында 150 ярминкә үткәрелде. Ярминкәләргә 700 млн. сумнан артык 18,5 мең тонналап товар чыгарылды.
2015 елның 16-25 гыйнварында «Мессе Берлин» (Берлин шәһәре) күргәзмә комплексытерриториясендә сәнәгать, бакчачылык, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы «Яшел атна – 2015» халыкара сәүдә күргәзмәсе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International